«Үзеңне сакла – микроблар турында барысын да бел!»: танып белү сәгате (6+)

19 апрель 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Үзеңне сакла – микроблар турында барысын да бел!» дигән танып белү сәгате үтте.

14 филиал
14 ф. позн. час
14 ф. позн.час 1
14 ф. позн.час 3
14 ф. позн. час 2
14 ф. позн.час 4

Чара башында балалар микроблар, аларның Җирдә ничек барлыкка килүе турында белде. Бактерияләр (микроблар) – Җир йөзендәге иң беренче җан ияләре икән. 17 нче гасырга кадәр аларның барлыгы турында беркем дә белми. Иң беренче тапкыр бактерияләрне микроскоплар уйлап табучы Антони ван Левенгук күргән. Микробларның килеп чыгу тарихы турында мультфильм күрсәтелде. 
Алга таба балаларны бактерияләрнең төрле төрләре белән таныштырдылар. Кеше организмында яшәүче микробларга аерым тукталдылар. Аларның нинди файдалы эш башкаруын, кешенең гәүдә зифалыгы өчен кайсы бактерияләрнең җавап бирүен, ә кайсыларының тазартуын, кайсыларының ризыкны эшкәртергә, витаминнарны үзләштерергә, иммунитетны ныгытырга һәм зарарлы бактерияләрнең үсешен туктатырга ярдәм итүен ачыкладылар.  
Укучыларга шулай ук яхшы, файдалы микроблар ярдәмендә сөтнең кефирга яки йогуртка, сыр, эремчек һәм организм өчен кирәкле башка тәмле ризыкларга әйләнүе турында сөйләделәр. 
Уч төбебездә күпме микроблар булуын һәм сабынның зарарлы микробларны ничек җиңүен үз күзләре белән күрсен өчен, балаларга тәҗрибәләр ясап күрсәтелде. «Кулларны ничек дөрес юарга» видеоязмасыннан балалар үзләренә күп кенә киңәшләр алды.  
Чара азагында китапханәче мәктәп укучыларына үз сәламәтлекләрен саклауларын һәм гигиена кагыйдәләрен үтәүләрен теләп калды.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: